ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ваклап сату оешмалары өчен алкогольле продукцияне сатып алуны ЕГАИСта теркәүнең ташламалы чорының 20 апрельдә төгәлләнүе турында искә төшерә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 31 мартка кадәр сатып алынган товарга кагыла бу.
Закон нигезендә, эшмәкәрләр 1 апрельдән, хәмернең товар җибәрүчеләрдән алынуына карап, хәмер сатып алу турында мәгълүматларны терки башларга тиеш. Таләпне үтәмәүчеләрне административ җаваплылык көтә.
Җәза чарасыннан котылып калу өчен 2016 елның беренче кварталында алкогольле продукцияне сатып алу турында мәгълүматларның дөреслеген тәэмин итәргә кирәк. Бу ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе форматында айлык мәгълүматларда, “Росалкогольрегулирование” форматында кварталлык декларацияләрдә хәл ителә. Моңа бәйле рәвештә, телгә алып үтелгән мәгълүматларны беренчел документлар, спиртлы эчемлекләрне җибәрүчеләрнең һәм Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасының мәгълүматлары белән чагыштыру тәкъдим ителә. Ялгыш мәгълүмат ачыкланган очракта, 2016 елның беренче кварталы өчен федераль форматта дөрес декларацияләр тутыру өчен, билгеләнгән тәртиптә төзәтмәләр кертергә кирәк.
Алкогольле продукцияне кабул итеп алганда факттагы мәгълүматларның ТТН мәгълүматларына туры килмәве ачыкланса, аермалык актлары (акты расхождения: илебездә җитештерелгән продукция өчен - ТОРГ – 2, чит илдә җитештерелгән продукция өчен - ТОРГ – 3) рәсмиләштерелә. Мондый очракларда ЕГАИСта аермалыклары булган ТТНны теркәгәндә, фәкать фактта җибәрелгән товарны гына күрсәтеп, «Акт расхождения» тутырыла. Шул ук вакытта айлык мәгълүматларда, кварталлык декларацияләрдә ТТН нигезендә сатып алынган продукция күләмнәре, ә инде аермалык актлары нигезендә продукциянең җитмәгән яки артып киткән күләмнәре “Башка чыгым” яки “Башка керем” графаларында чагылдырыла.
Үзегезне кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органгы белгечләреннән киңәш-табыш сорый аласыз. Адресыбыз: Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча: 423230, Бөгелмә ш., Гашек ур., 3, e-mail: bugulma@tatzpp.ru. Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча: 423250, Лениногорск ш.,Гагарин ур., 51 e-mail: lensk@tatzpp.ru