Бәйрәмгә килүчеләргә киңәш-табышлар бирдек

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

2016 елның 8 апрелендә Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Энергетик” Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта автомобиль төзүчеләр шәһәрендә һәм Тукай районында яшәүчеләр өчен, авыл хуҗалыгы ярминкәсенә (анда җирле товар җитештерүчеләрнең товарлары тәкъдим ителде) килүчеләр өчен консультация пункты оештырды.

Чара Тукай районы оештырылуга 40 ел тулуга багышлап үткәрелде. Бәйрәм чарасында Тукай районы хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, комсомолның районы комитеты,  авыл хуҗалыгы идарәсе ветераннары, Тукай районы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Бәйрәм кунаклары өчен “Энергетик” Мәдәният йорты залында Тукай муниципаль районын оештыруның тарихы һәм аның бүгенге тормышы турында тарихи фильм күрсәтелде. Хәзерге вакытта район 23 авыл җирлегеннән, 88 торак пункттан тора. Районда күп баскычлы мәгариф системасы 51 мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү учреждениеләрен үз эченә ала. 25 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе, башлангыч мәктәп, 17 урта гомуми белем бирү мәктәбе, VIII төрдәге 5 төп, 1 коррекция мәктәбе, балаларга мәктәпкәчә белем бирү буенча “Мәктәптән тыш эшләү үзәге” муниципаль мәгариф учреждениесе эшләп килә. Район территориясенең төп өлешен авыл хуҗалыгы максатындагы җирләр били.

Бәйрәм кунаклары һәммәсе җирле җитештерүчеләрнең товарларын дегустацияләү барышында продукциянең тәмен татып карау һәм сыйфатын бәяләү, Тукай ит комбинатында, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖ, «Просто Молоко» ҖЧҖ, «АПК Камский» предприятиеләрендә әле җитештерелә генә башлаган яңа продукция белән танышты.

Территориаль органы хезмәткәрләре “Консультация пункты” эше барышында бәйрәмгә җыелган халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирде, буклетлар, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International