Ютазы районында 390 литр күләмендә суррогат хәмер продукциясе хуҗасыннан алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары үткәрү барышында районыбызда яшәүче бер ир-атның автомобилендә спиртлы сыекча тутырылган ярты литрлы 7 пластик шешә (барлыгы 10,5 литр спиртлы сыекча) табып алган. Шулай ук өйдә җитештерелгән алкогольле продукция сатуның ике очрагы ачыкланган. Берәүнең бер литр көмешкәне 200 сумнан сатуы билгеләнгән. Аның йортын тикшерү барышында 241 литр спиртлы сыекча табып алынган. Икенче берәүдән өй шартларында әзерләнгән алкогольле продукциясенең 0,5 литрын 100 сумга контроль сатып алу үткәрелгән. Монысының йортын тикшерү барышында өйдә ясалган 138,5литр хәмер табып алынган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге гражданнар тарафыннан административ хокук бозу гамәлләрен кылу билгеләрен ачыклаган.