Зәйдә эшмәкәрләр форумы булып үтте

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

8 апрельдә “Энергетик” мәдәният йортында ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил, район хакимияте,  ТР Икътисад министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, эшмәкәрләр, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында Зәй муниципаль районы эшмәкәрләренең форумы булып узды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече дә катнашты. Мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта оештырылган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе чарага җыелган халыкта аеруча зур кызыксыну тудырды. Җирле җитештерүчеләр – “Зәй шикәре”ААҖ, “Зәй ит комбинаты” ҖЧҖ, шикәр һәм камыр ризыкларын, шулай ук шоколад кәнфитләр җитештерүче “Зәй крекеры” КФ, “Зәй икмәк заводы” ААҖ тарафыннан әзерләнгән продукция күргәзмәсенә дә битараф калучылар булмады.

Форумда районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча көн кадагына суга торган мәсьәләләр, районны үстерү перспективалары, дәүләт ярдәме чаралары каралды.

Чара ахырында эшмәкәрләрнең “иң-иңнәрен” Эшмәкәрләр ассоциациясе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы һәм район хакимияте башлыгы грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International