Чаллы территориаль органының эш йомгаклары
Март аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре хәмерне ваклап сату базарында ачыклады:
“ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 11 очрагын;
тиешенчә маркировкаланмаган алкогольле продукция әйләнешенең 4 очрагын;
тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 5 очрагын;
төнге сәгатьләрдә хәмер продукциясе сатуның 8 очрагын;
көмешкә сатуның 1 очрагын;
декларацияләү өлкәсендә закон бозуның 3 очрагын.
Барлыгы 432,242 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
Контрольлек чаралары «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы - «Елабужская служба новостей» автоном учреждениесе, «Нократ Вятка» басмасы, «Нократ» радиостанциясе, «Агрызские Вести», «Новая Кама», «Мензеля», «Челнинские известия» газеталары кебек массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә үткәрелде.