2016 елның 7 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Түбән Кама шәһәрендә «Полушка» кибетенә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Тынычлык проспекты, 61«А») керү хутында урнашкан «1000 мелочей» бүлегендә “фанфурик”ларның сатылуы турында мөрәҗәгать алынды.
“Йөз-кыяфәтләре кем икәнлекләрен әллә кайдан ук “кычкырып” торган адәмнәр сатып алучыларга керергә-чыгарга комачаулыйлар. Лосьон алырга акча теләнәләр. Шуны сатып алгач, балалардан да, өлкән яшьтәгеләрдән дә оялмыйча шундук эчә башлыйлар! Урам себерүче кибет ишегалдында лосьоннардан бушап калган шешәләрне җыеп өлгерә алмый...” - дип билгеләп үткән иде үзенең шикаятендә бу хәлләрдән гарык булган бер пенсионер ханым.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре кичекмәстән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тотты. Бүлектә “ике төрле максаттагы”спиртлы сыекчаларны сату факты, чыннан да, расланды. Бүлекне тикшерү барышында 278 савыт «Этиловый» һәм «Медовый» спиртлы продукциясе сатудан алынды.
Сатучы тикшерүчеләргә бу спиртлы продукцияне сатарга оялуы турында товар хуҗасына инде әллә ничә тапкыр искәртсә дә, хосусый эшмәкәрнең, табыш артыннан куып, яңа товарны ташып кына торуын яшермәде.
Хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясының 2 өлеше һәм РФ КоАП 14.43 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Спиртлы продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.