ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә акциз маркалары белән тамгаланмаган алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү фактларын билгеләде. Тәгаенләп әйткәндә:
- Чаллыда яшәүче бер ханымның үз автомобилендә Россия Федерациясе акциз маркалары белән тамгаланмаган алкогольле продукция ташу очрагын, автомобильдәге алкогольле продукциянең гомуми күләме - 335 шешә иде;
- Самара өлкәсендә яшәүче берәүнең үз автомобилендә Россия Федерациясе акциз маркалары белән тамгаланмаган алкогольле продукция ташу очрагын, автомобильдәге алкогольле продукциянең гомуми күләме - 15 шешә иде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге хәлләрне ачыклау факты буенча закон бозучыларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр тутырып, РФ КоАП 15.12 статьясының 4 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тарту турында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр судына җибәрде.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды судьялары әлеге ике факт буенча да гражданнарны административ хокук бозуда гаепле дип танып, тартып алынган алкогольле продукцияләрен конфискацияләү нигезендә, дәүләт кеременә 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы шуны да искә төшереп үтә: штрафны вакытында түләмәү дә административ җаваплылыкка китерә, ягъни мөстәкыйль бозу булып тора һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше буенча квалификацияләнә. Әлеге статья буенча тутырылган беркетмәләрне административ хокук бозу урыны буенча җәмәгать судьясы тикшерә.
Моның ише административ хокук бозу очракларына бигрәк тә федераль акциз маркалары белән тамгаланмаган алкогольле продукция ташыган өчен административ җаваплылыкка тартылган затлар юл куя.
РФ КоАП 20.25 статьясының 1өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган затлар гадәттә штраф түләмәвенең түбәндәге сәбәпләрен күрсәтә: “оныттым”, “квитанцияне югалттым”, “акча юк”, “суд приставлары хезмәте аша штраф түләдем”. Югарыда атап үтелгән сәбәпләрнең берсе дә игътибарга лаек сәбәпләр булып тормый һәм штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыктан коткармый.
Күп кенә гражданнарыбыз, штрафны вакытында түләмәүнең әлләни зыяны юк, дип саный. Әмма бер җәзаны үтәү бурычын санга сукмыйча, икенче – җитдирәк җәза алырга мөмкин: тәгаенләп әйткәндә, түләнелмәгән административ штраф суммасыннан ике тапкыр зуррак күләмдә административ штраф, әмма бер мең сумнан да кимрәк күләмдә түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр. РФ КоАП 20.25 статьясының 1 өлешендә нәкъ менә шушы җәза төрләре каралган.