2016 елның апрель ае беренче декадасында Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен аңлату эшләре үткәрү максатыннан чыгып, Арча районында азык-төлек, алкогольле продукция һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле товарлар сатучы юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә объектларына “визит”лар оештырды. Шулай ук урыннарда товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Эшмәкәрләр (җитештерүчеләр, эшләр башкаручылар, хезмәтләр күрсәтүчеләр) белән эшләү иң элек эшмәкәрләргә федераль законнар, муниципаль хокукый актлар нормалары, аларны санга сукмаган өчен җәза чаралары турында мәгълүматлар ирештерүгә, куллану базарында эшләгәндә законнарның барлык таләпләрен үтәүгә ярдәм итәрдәй шартлар тудыруга юнәлдерелә. Санга сугылмаган хокукларны яклау, кулланучылар хокукларын тормышка ашыру белән беррәттән, дәүләт социаль сәясәтенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Шул ук вакытта кулланучыларның зур даирәсенең гражданнарның мәнфәгатьләренә кагылышлы хокукларын яклау зур әһәмияткә ия (даруларны ялганлап җитештерү, азык-төлеккә биологик яктан актив өстәмәләрне (БАД) һәм медицина максатындагы товарларны сатканда кулланучыларны алдау, дистанция ысулы белән сатыла торган товарларның куллану үзенчәлекләренә һәм сыйфатына кагылышлы рәвештә кулланучыларны алдау, сәүдә оешмаларында сатып алучыларны товар ассортименты (төре), сыйфаты, күләме, бәясе ягыннан алдау, катнаш алдау (сатып алучыларны алдауның берничә төрен үз эченә ала) һ.б.).
Алдап ким үлчәү сатып алучыга сату-алу килешүе буенча тапшырыла торган әйбернең товар үзенчәлекләрен бозуга китергән, сатучының белә торып кылган гамәлләреннән гыйбарәт. Алдап ким үлчәп бирелгән очракта сатып алучы сату-алу килешүендә күрсәтелгәнгә туры килмәгән күләмдә товар сатып ала. Яисә ким үлчәп биргәндә сатучы товарларны сатып алучыга яклар тарафыннан килештерелгән ассортиментта тапшыруны күздә тоткан килешү шартларын боза. Алдап санаганда, товар өчен кулланучы ваклап сату-алу килешүен төзегәндә сатучы белдергән суммадан артып киткән бәя буенча түли. Товарның куллану үзенчәлекләре буенча алдау стандартлар, техник шартлар, килешү шартлары таләпләренә туры килмәгән товарны сатуга китерә. Бу очракта алдау товарның куллану үзенчәлекләре һәм сыйфаты турында белә торып ялган мәгълүматлар күрсәтүдән, шулай ук кулланучыдан товар (хезмәт күрсәтү) турында кирәкле мәгълүматларны яшереп калдырудан гыйбарәт булырга мөмкин.