Зеленодол территориаль органы хәбәр итә

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

 2016 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы белгечләренең Эчке эшләр министрлыгы Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын чикләүнең үтәлешенә мониторинг үткәрү барышында Зеленодол шәһәренең  Гоголь – Татарстан урамнары чатында шәһәр иҗтимагый транспорты тукталышында урнашкан кабымлыкханәдә алкогольле продукция (сыра) сату факты билгеләнде. 7 литр күләмендә сыра сатудан алынды.

Лицензиянең гамәлдә булу сроклары туктатылган сәүдә объектларына мониторинг барышында «Продукты» кибетендә (адресы: Зеленодол районы, Бело-Безводное авылы, Үзәк урам, 2А й.) лицензиясез генә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Биредә 12 атамадагы, 13,8 л күләмендә барлыгы 5360 сумлык алкогольле продукция сатудан алынды.

2016 елның 30 мартында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Волга» М-7 автомобиль юлының  755 нче чакрымында Оренбург өлкәсе номерлары белән «Газель» автомобилен туктатты. Автомобиль кузовында контрафакт билгеләре күзгә бәрелеп торган  150 тартма «Белая береза» аракысы ( 114 000 сумлык  3000 шешә аракы) табылды. ЮХИДИ хезмәткәрләренә күрсәтелгән документларга караганда, әлеге продукция антифриз, мотор мае һәм дисперсия дигән булып алып киленгән. Зеленодол территориаль органы хезмәткәре административ хокук бозу турында эш кузгатты. Алкогольле продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International