Штраф түләтү чаралары

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы  соңгы вакытларда штраф түләтү ысулларының кырыслануы турында хәбәр итә. Административ хокук  бозулар турында Россия Федерациясе кодексы административ хокук бозучыларны административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча штраф түләргә мәҗбүр итә.

Әгәр бу срокка сыешмасагыз, “бурычлыларның кара исемлеге”нә кертеләчәксез һәм түбәндәгеләргә дучар булачаксыз:

- РФ КоАП  20.25 статьясы буенча административ беркетмә төзелеп, түләнелмәгән административ  штраф суммасыннан ике тапкырга күбрәк күләмдә административ штраф салыначак, әмма бер мең сумнан да кимрәк күләмдә түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәрге срокка административ кулга алыначаксыз яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәксез; 

- түләнелмәгән штраф аркасында чит илгә чыга алмаячаксыз.

Шул ук вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән берлектә административ штрафларны түләмәүчеләргә рейдар үткәрә. Рейдлар барышында суд приставлары милеккә, товарга һәм алынган керемгә арест сала.

Әлмәт территориаль органы әнә шундый күңелсезлекләрдән котылып калу өчен штрафларны үзвакытында түләргә киңәш итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International