Комачаулаган өчен җәзасын алды

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

 Хосусый эшмәкәр А.А.Лотфуллин, Татарстан Республикасы Югары Ослан районы буенча №1 суд участогы җәмәгать судьясының 25 март, 2016 елгы  карары белән, дәүләт контрольлеге (күзәтчелек) органының вазыйфаи затының законлы эшчәнлегенә комачаулык тудырганы өчен 2000 сум күләмендә штраф рәвешендә РФ КоАП 19.4.1 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Әлеге эшмәкәр 2016 елның  17–18 мартында планнан тыш күчмә тикшерү үткәрү (кулланучының кибеттә яраклылык срогы чыккан товар сатылуы турында мөрәҗәгате планнан тыш тикшерү үткәрүнең нигезенә әйләнгән иде) турында боерык белән танышудан катгый төстә бар тартты.

Эшмәкәр шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләрен сәүдә объектына кертмичә, тикшерү үткәрүгә төрлечә комачаулады.

Хуҗалык итүче субъектларга шуны истә тотарга кирәк: закон контрольлек итүче органнарга “бизнесның астын-өскә китерергә” ирек куймый. Әмма без хокукый дәүләттә яшибез. Шуңа күрә контрольлек итүче органнарның гамәлләре белән ризалашмаган очракта тупас физик көч түгел, ә претензия яки суд тәртибен кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International