ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама шәһәре идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сатуны ачыклау максатыннан чыгып, җәмәгать туклануы предприятиеләренә рейд үткәрде. «Туркиш бар» барында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Түбән Кама ш., Гагарин ур., 1 й.), оешманың лицензиягә ия булмавына карамастан, күп санлы кунакларының алкогольле эчемлекләр чөмереп утыруы ачыкланды. Бар өстәле артындагы аскы киштәләрдә барлыгы 11,75 литр күләмендә 10 атамадагы алкогольле продукциянең тезелешеп утыруы билгеләнде. «Туркиш бар» бармены һәм администраторы бу хәлне, янәсе, хәмер продукциясенең банкеттан соң рәхмәт йөзеннән биредә калдырылуын һәм аның кунакларга сатылмавын аңлатырга маташты. Әмма алар ни өчен бар клиентларының барыбер дә шушы хәмерне эчеп утыруларын гына аңлата алмады.
Нәтиҗәдә хосусый эшмәкәр – бар хуҗасына карата РФ КоАП 14.1 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.