Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, халыкның һәм хуҗалык итүче субъектларның куллану һәм хокукый белемнәрен үстерү, шулай ук кулланучылар проблемаларын кичекмәстән хәл итү максатыннан чыгып, күчмә консультация пунктлары оештырды. Консультация пунктлары, график нигезендә, сәүдә комплексларында эшли.
Шулай итеп, сатып алучыларга, сәүдә комплексларында һәм базарларда эшләүче эшмәкәрләргә, сатучыларга, килеп туган проблеманы хәл кылуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелә. Моннан тыш, кулланучыларга ярдәм итү йөзеннән, куллану базарында теге яки бу проблемаларны хәл кылу юллары яктыртылган басма продукция (газеталар, буклетлар) да бушлай өләшенә.
Консультация пунктларының эш графигы
1. "Казан" агросәнәгать паркы (Казан ш, Аграрная ур.,2 й.) - айның беренче һәм өченче җомгасында 9.30дан 11.00 сәгатькәчә;
2. "Стан" ҖЧҖ (шәһәр автомобиль базары, Казан ш., Ф.Амирхан пр., 48 й.) - айның беренче һәм соңгы пәнҗешәмбесендә 13.30 дан 14.30 сәгатькәчә;
3. "Бик зур" сәүдә комплексы (Казан ш., Себер тракты, .34 й., 12 корп.) - айның өченче пәнҗешәмбесендә 9.30 дан 11.00 сәгатькәчә;
4. "Уныш" сәүдә йорты (Казан ш., Вересаев ур.,1а й.) - айның соңгы җомгасында 14.30 дан 16.00 сәгатькәчә;
5. «Восточный базар» сәүдә комплексы (Казан ш., Журналистлар ур.,99 й.) – айның икенче пәнҗешәмбесендә 9.30 дан 11.00 сәгатькәчә;
6. «Центр Торговли» ҖЧҖ (Чехов базары, Казан ш., Чехов ур., 2 й.) - айның дүртенче җомгасында 9.30 дан 11.00 сәгатькәчә;
7. "Удача" сәүдә комплексы (Казан ш., Кулахметов ур.,33 й.) - айның икенче чәршәмбесендә 9.30 дан 11.00 сәгатькәчә.
Башкалабызда яшәүчеләрне һәм кунакларны консультация пункты эшендә катнашырга чакырабыз. Белгечләребез кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәш-табышлар бирәчәк, претензияләр язуда ярдәм кулы сузачак.
Сорауларыгыз булса, түбәндәге адрес буенча да мөрәҗәгать итә аласыз: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.. Телефон: 277-94-96.