Сыйфатлы товарны кире кайтарып булмый

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Җитештергәндә үк кимчелекләренә юл куелган теләсә кайсы товарны сатучыга кире кайтарырга мөмкин. Ә менә товарның сыйфатына тел-теш тидереп булмаганда, кире кайтару мәсьәләсен хәл итүе кыен.

РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55 карары нигезендә, кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган товарлар исемлеге билгеләнгән. Аңа медицина кирәк-яраклары (шприцлар, жгутлар, кыстыргычлар, катетерлар, грелкалар) һәм сәламәтлек өчен приборлар (пульсометрлар, тонометрлар, глюкометрлар, термометрлар, массажёрлар, колак аппаратлары, күкрәк сөтен суырту җайланмалары, бандажлар, ортопедия әйберләре) керә.

Әлеге исемлектә шулай ук дәвалау һәм профилактика өчен аппаратура (кардиографлар, кварц лампалары, ингаляторлар), гигиена кирәк-яраклары (теш пасталары, медицина пирчәткәләре, яраны бәйләү өчен материаллар), күзлек өчен линзалар, сабыйларны карау өчен средстволар (аслыклар, присыпка, очларына мамык бөтереп куелган таякчыклар), дарулар, шәхси гигиена һәм көнкүреш кирәк-яраклар (теш щеткалары, тарак, бигудилар), парфюмерия (хушбуйлар, спрейлар), косметика (иннекләр, кершән, шампунь, тырнак лагы) бар.

 Кире кайтарып булмый торган товарлар: киҗе мамыктан, киндер, ефәк, йон, синтетик, тукыма булмаган материаллардан текстиль товарлар, баш киемнәре һәм ясалма мехтан кием-салым, трикотаж һәм тукымадан тегелгән кием-салым, шулай ук электр, акустика, телевизион үткәргечләр һәм кабельләр.

Сатучы түбәндәге товарларны кире кабул итеп алмауга хокуклы: сыйфатлы төзелеш-отделка һәм лак-буяу материалларын, обойлар, стена-идән плиткасы, кирпеч, агач борыслар һәм такталар, ябыштыру һәм герметиклау өчен материаллар, пластик һәм агач панельләр, бүлеп алу өчен материаллар, тавыш һәм җылылык үткәрми торган материаллар, тышлау өчен материалар, линолеум, келәмнәр, паркет, түбә материаллары, ишек-тәрәзәләр, монтаж-беркетү механизмнары һәм детальләрен, декоратив әйберләр һәм йорт җиһазын.

Бу исемлектә шулай ук кыйммәтле металлдан эшләнгән сыйфатлы ювелир әйберләре, юу һәм чистарту өчен средстволар, мебельне, кием-салым һәм аяк киемен чистарту-карап тору өчен препаратлар, пестицидлар һәм агрохимикатлар, чүп-чарга, зарарлы бөҗәкләргә һәм кимерүчеләргә каршы көрәш чаралары, полимер материаллардан әйберләр һәм төрелмәләр урын алган.

Моннан тыш исемлеккә транспорт чаралары, автомобиль арбалары, газон чапкычлар һәм мотосукалар, көнкүреш максатындагы катлаулы электр техникасы (тузан суырткычлар, суыткычлар, кер юу һәм савыт-саба юу машиналары), телевизорлар, компьютерлар, фотоаппаратлар, кәрәзле телефоннар һәм гарантия йөкләмәләре күрсәтелгән техник якттан катлаулы башка җайланмалар кертелгән.

Сыйфаты тел-теш тидергесез булган тыныч тормыш максатындагы корал һәм аңа кирәк-яраклар, шулай ук спорт, ау коралы, салкын корал һәм  һөҗүмнән саклану чаралары да кире кайтарылмый.

Билгеләнгән кагыйдәләр йорт хайваннарына һәм сөйрәлүчеләргә, авыл хуҗалыгы һәм бүлмә үсемлекләренә, басма продукциягә (китаплар, брошюралар, календарьлар), фото-, видео- һәм аудиопродукциягә  дә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International