Автомобиль төзүчеләр шәһәре халкы легаль булмаган хәмергә каршы көрәшүгә ярдәм итә

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына   N дигән гражданиннан «Вавилон» кафе-барында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чаллы ш., Яңа шәһәр,  27/06А) хәмернең лицензиясез сатылуына язмача шикаять алынды. 2018 елның 8 апрелендә әлеге факт, чыннан да, расланды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре кафе-барда 150 мең сумлык 240 шешә (164,45 л.), шул исәптән Казахстан Республикасында җитештерелгән 4 шешә (2л) хәмерне сатудан алды. РФ КоАП 14.1статьясының 2 өлеше һәм РФ КоАП  15.12 статьясының 4 өлеше буенча административ тикшерү алып барыла.

Автомобиль төзүчеләр шәһәре халкына легаль булмаган хәмергә каршы көрәштә актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләре ирештерәсебез килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International