Сыйфатлы, шул ук вакытта кыйммәт тә булмаган ризыкларны кайдан һәм ничек сатып алырга?

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Һәр кулланучыны борчый торган сорау бу. Сайлап алу мөмкинлеге бик зур: супермаркетлар, кибет, базар һәм киосклар – барысы да кулланучы хозурында. Кибетнең халык арасында яхшы даны чыгу зур әһәмияткә ия, әлбәттә. Сатып алучылар йортлары тирәсендәге кибетләрне, аларның ассортиментын,  яңа товарны кайчан китерүләрен бик яхшы белеп тора. Ә инде кибетчеләре үзләрен кайчан да булса алдарга маташкан кибетләргә бүтән якын да килмәскә тырыша. Күпчелегебез кибеттә ризык сатып алганда бәясенннән, “тышкы кыяфәте”, төрелмәсенең ачылмаган булуыннан чыгып эш итә. Яраклылык срогын карамыйча гына ризык сатып алучыларыбыз да юк диярлек инде.

Төрле ризыкларның яраклылык срогы төрлечә билгеләнә. Товар яраклылык срогы чыкканчы сатылмаганда, җитештерүчеләр яки сатучылар, әлбәттә инде, зыян күрә. Шуңа күрә бу күңелсезлектән котылу өчен алар яраклылык срогы төгәлләнеп килә торган ризыкларны тизрәк сатып җибәрү ягын карый.

Шуны истә тотарга кирәк: супермаркет хезмәткәрләре продукцияне киштәләргә урнаштырганда яраклылык срогы “чыгам-чыгам” дип торган ризыкларны алгы рәткә чыгарып, “свежий”ларын артка качырып куя.

 

        ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Буа районы прокуратура хезмәткәре белән бергә зур гына супермаркетларның берсенә - «Светофор» кибетенә килеп, барлыгы 24 мең сумлык яраклылык срогы чыккан продукциянең кибет киштәләрендә искереп ятуын ачыклады.

Гомумән алганда, 2016 елда  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы язмача шикаятьләр эзеннән прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә 23 планнан тыш тикшерү үткәреп, барлыгы 98 мең сумлык азык-төлек һәм азык-төлек булмаган  товарларны сатуда теге яки бу закон бозу очракларын билгеләде инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International