Бу киңәшләрне истә тотыгыз

2016 елның 15 апреле, җомга

Бакчачылар өчен “кызу” көннәр җитте. Алар хәзер, орлыклар һәм үсентеләрне кайдан сатып алырга икән, дип баш вата. Алтын көздә мул уңыш җыю өчен орлык-үсентеләрне ничек дөрес итеп сайлап  алырга? Чыннан да, җиңел генә эш түгел бу. Чөнки яз җитүгә әлеге товарларны кайда гына тәкъдим итмиләр! Җир астыннан чыгу юлы дисеңме, азык-төлек кибетеме – бөтен җирдә саталар. Базардагы әбекәйләрнең әллә нинди могҗизалар тудыруга сәләтле орлыкларын һәм үсентеләрен әйтеп тә торасы юк инде...

Әмма һәр бакчачы аларны сатып алуның язылмаган кагыйдәләрен белеп торырга тиеш.

Төп кагыйдәләрнең берсе – бу товарларны махсус кибетләрдә генә сатып алу, сыналган, мәгълүм җитештерүчеләрнең орлык-үсентеләренә өстенлек бирү.

Орлык сатып алганда, җитештерү датасына һәм саклау срогына игътибар итегез, орлык авырлыгының бәясенә туры килү-килмәвен ачыклагыз, шулай ук әлеге культураны үстерү буенча барлык тәкъдимнәрне укып чыгыгыз.

 Питомникалардан сатып алганда, иң элек үсентеләрнең “тышкы кыяфәте”нә игътибар итегез. Чүлмәкләргә утыртылган, ялганган үсентеләргә өстенлек бирегез. Ялганган үсентеләрнең ялгау урыны каралып тормаска, бөреләнгән булырга тиеш. 1-2 “яшьлек” үсентеләрнең бик әйбәт үсеп китүен дә истә тотарга кирәк. Авыруларга, шулай ук суыкка чыдам сортларны сайлап алырга тырышыгыз. Сатучыдан әлеге культураны үстерү буенча белешмәлек сорарга да онытмагыз.

Сатып алучыга товар белән бергә товар сатучының имзасы куелган чек  бирелә. Чекта үсемлекнең төр атамасы һәм саны, сатучының атамасы, сату датасы һәм бәясе күрсәтелә.

Сатучы шулай ук билгеле бер үсемлек төрләрен үстерүгә бирелгән рөхсәтенең (лицензия – Россия Федерациясе законы нигезендә билгеләнгән тәртиптә бирелә) номеры һәм бирү датасы турында мәгълүматлар белән дә таныштырырга тиеш.

Шуны да исегезгә төшерәбез: сыйфатлы булган очракта, әлеге товарны (орлык, үсенте, тере чәчәкләр һ.б.), РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел,  N 55 карары нигезендә, кире кайтарып яки шундый ук башкасына алыштырып булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International