Җиңүчеләр куллану белемнәрен бик шәп белүләрен күрсәтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының «Камская новь» газетасы белән берлектә 2016 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында оештырылган “Акыллы кулланучы” викторинасына йомгак ясалды.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районыннан викторина призерлары булып танылды: Лаеш шәһәрендә яшәүче 11 нче сыйныф укучысы Маслова Анастасия Викторовна – 1 нче урынга чыкты; Имәнкискә авылында яшәүче Имәнкискә урта мәктәбе укытучысы - китапханәче Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы – 2 нче урынны; Лаеш шәһәрендә яшәүче, ОКД РГУП БТИ МСАЖКХ РТ Лаеш подразделениесендәге архив технигы Сарибекян Наталья Николаевна 3 нче урынны алды.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районыннан викторина призерлары булып танылды: Биектау авылында яшәүче, ТР Биектау нотариаль округының нотариаль контора белгече Шәйдуллина Аида Радик кызы 1 нче урынга чыкты; Биектау тимер юл станциясендә яшәүче Уколова Нина Александровна – 2 нче урынны; Чыпчык авылында яшәүче, Чыпчык урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзиева Гөлия Миңнегатовна өченче урынны алды.
Викторинада катнашучылар викторина биремнәренә бик җаваплы төстә карап, барлык сорауларга да “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы статьялары нигезендә тулы җаваплар бирде. Аларның һәммәсе дә үзләренең акылы кулланучылар булып торуларын күрсәтте.
Сүз уңаеннан, Кәүсәрия Гаяз кызы Гаянованың (Имәнкискә ав.) инде менә икенче ел рәттән викторинада катнашып, әйбәт нәтиҗәләргә ирешүен искәртеп үтәргә кирәк.
Викторинада катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Без, үз чиратыбызда, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны белү тормышта килеп туган катлаулы хәлләрдән чыгуның дөрес юлын күрсәтергә ярдәм итә, дигән фикердә торабыз. Теләсә кайсы өлкәдә кулланучының акыллы булуы гамьсез сатучыларга (эш башкаручылар) кырын сугып, бу исә ахыр чиктә кулланучыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга китерә, дип хәбәр итә ТР Лаеш районы хакимиятенең матбугат хезмәте.