Әлмәт районында хуҗалык итүче барлык субъектлар да ЕГАИС системасына тоташтырылган. Әмма, “Росалкогольрегулирование” мәгълүматларына караганда, бүгенгә Әлмәтнең 19 кибетендә генә хәмер продукциясен сату махсус һәм акциз маркалардагы штрих-кодларның ике “үлчәмле” сканеры ярдәмендә хәл ителә. Шәһәрдәге калган тагын йөз сиксән тугыз объектка хәмерне ваклап сатуны ЕГАИС системасындагы шундый ук функция ярдәмендә терки башларга кирәк.
- 2016 елның 1 июленнән ФСРАР, предприятиенең һәр аерым бүлекчәсендәге барлык калдыкларны кертеп, хәмер әйләнеше турында тулы мәгълүматлар алу өчен барлык ресурсларга ия булачак. Ваклап сату өлкәсе өчен бу ФСРАР регламентланган хисап документларын ЕГАИСта теркәлгән мәгълүматлар белән чагыштырып карау өчен барлык мәгълүматларга ия булачак дигән сүз, - дип хәбәр итте безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Алина Виноградова.
Кирәк булган очракларда, эшмәкәрләрнең түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итеп, теге яки бу мәсьәлә буенча киңәш-табыш алу мөмкинлеге бар: Гафиатуллин ур., 26. Телефон: (8553) 22-21-66, 22-21-44.