Нәтиҗәле рейд

2016 елның 15 апреле, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгеченең полиция хезмәткәрләре белән берлектә шәхси хуҗалыкларда легаль булмаган хәмер сату фактларын ачыклау буенча уртак рейды бик тә нәтиҗәле булып чыкты.

Рейд барышында Теләче районы Шармыш авылында В.А.Башкировның  1,5л һәм 0,25литрлы ике шешәдәге суга кушылган спиртны 500 сумга сатып җибәрүе билгеләнде. Моннан тыш аның йортында 32 л күләмендә барлыгы 88 данә төрле  шешәләргә тутырылган спиртлы сыекчаның сатуга әзерләнеп куелуы ачыкланды. Йорт хуҗасы үзе әйтүенчә, алкогольле продукцияне ул район үзәгендә 5 литрлы сыешлыкларга тутырылган спиртка су кушып әзерләгән. Спирттан бушап калган 5 литрлы 15ләп савытның табылуы Башкиров “бизнесы”ның  гөрләп барганлыгы турында сөйли.

 Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International