Алкогольле продукцияне күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар игътибарына!

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

“Росалкогольрегулирование”нең  5 апрель, 2016 елгы карары(http://www.fsrar.ru/voprosy-i-otvety/deklarirovaniequest) нигезендә, сатып алучы алкогольле продукцияне озату документларында күрсәтелгән күләмгә туры килмәгән күләмдә кабул итеп алган очракта алкогольле продукцияне ваклап сату турында декларацияләрдә хәмерне сатып алу күләмнәрен чагылдыру тәртибе, шулай ук әлеге операцияләрне документлар нигезендә рәсмиләштерү тәртибе үзгәртелде.

Алкогольле продукцияне җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаган документлар исемлеге “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның  10.2 статьясы нигезендә билгеләнгән. Моннан тыш “Бухгалтерия учеты турында”  06.12.2011 ел, № 402-ФЗ Федераль законның 9 статьясындагы 1 пункты (алга таба - № 402-ФЗ  Федераль закон) нигезендә, хуҗалык тормышының һәр факты беренчел учет документы буларак рәсмиләштерелергә тиеш.

Беренчел учет документының формасын, үзенә бухгалтерия учетын алып бару бурычы йөкләнгән вазыйфаи затның танытмасы буенча, икътисад субъекты җитәкчесе билгели (№ 402-ФЗ Федераль законның 9 статьясындагы 4 пункты).

Шул ук вакытта шуны да билгеләп үтәргә кирәк: № 402-ФЗ  Федераль законның 9 статьясындагы 7 пункты нигезендә, беренчел учет документында төзәтүләр рөхсәт ителә (федераль законнарда яки бухгалтерия учетын дәүләти җайга салу органнары норматив-хокукый актларында башкача күздә тотылмаганда). Беренчел учет документындагы төзәтү төзәтү датасыннан, шулай ук төзәтелгән документны тутырган затлар имзаларыннан, аларның фамилияләрен һәм инициалларын яки бу затларны идентификацияләү өчен кирәкле башка реквизитларны күрсәтеп, торырга тиеш. Шул рәвешле сатучы, кабул итеп алганда продукция күләменең озату документларында күрсәтелгәннән кимрәк булуын ачыклаган очракта, продукцияне факттагы санында кабул итүгә хокуклы. Шул ук вакытта ул, хуҗалык итүче субъект билгеләгән формада беренчел учет документын тутыру юлы белән яки озату документларына тиешле төзәтмәләр кертү юлы белән, кабул ителә торган товарның күләмендәге  аермалыкны документ нигезендә рәсмиләштерергә тиеш.
“Росалкогольрегулирование”нең 23.08.2012 ел, № 231 боерыгы белән расланган   Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме турында, производство егәрлекләре күләмен куллану турында декларацияләрне тутыру тәртибе турында нигезләмәдә декларацияләрдә алкогольле продукцияне сатып алу һәм җибәрү күләмнәренең озату документларында күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә чагылдырылуы күздә тотылган.
Шул рәвешле товар җибәрүчеләр һәм сатып алучылар декларацияләрдә «Всего закупки» («Всего поставки») графаларында үзгәрешләр кертелгән озату документлары һәм  беренчел документлар нигезендә фактта җибәрелгән (сатып алынган) продукция күләмнәрен чагылдыра. Моңа кадәр, “Росалкогольреглирование” аңлатмалары буенча, аермалыклар турында мәгълүматлар  «Прочий приход» («Прочий расход») графаларында чагылдырыла иде. Сатып алучы алкогольле продукцияне озату документларында күрсәтелгәннән кимрәк күләмдә кабул иткән очракта, кабул итеп алучы ЕГАИС та "Акт расхождения" булдыра. Анда үзгәрешләр кертелгән озату документлары һәм беренчел документлар нигезендә, фәкать фактта җибәрелгән продукция күләме генә күрсәтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International