Бөгелмәдә контрафакт билгеләренә ия булган хәмер ташу факты ачыкланды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

 Контрафакт хәмер продукциясен җитештерү, ташу һәм сату хокук саклау һәм контрольлек органнарының аерым контрольлегендә тотыла.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәркайсы 0,5әр литрлы 90 шешә спиртлы продукция ташу фактын билгеләгән. Хәмер Чаллы шәһәрендә яшәүче берәүнең автомобилендә табылган. Полиция хезмәткәрләре спиртлы эчемлекнең контрафакт билгеләренә ия булуын ачыклаган. Машина йөртүче товары өчен кирәкле документларны күрсәтә алмаган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хуҗасыннан тартып алынган әлеге продукцияне экспертизага җибәрәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителеп, машина йөртүчегә карата гамәлдәге закон нигезендә тиешле җәза чарасы күреләчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек әйләнәсендә “Кайнар линия” телефоны (+7 (843) 2789279) эшли. Шушы телефонга шалтыратып, контрафакт билгеләренә ия булган товар ташу һәм сату турында хәбәр итәргә мөмкин. Һәр хәбәр тикшерелеп, аның буенча тиешле карар кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International