Контрольлек итүче органнар Лениногорск районының Ивановка авылындагы «Сельский лад» кибетендә «Березовые почки» косметика лосьонын сату фактын билгеләгән. Сатучының эш урынын тикшерү нәтиҗәләре буенча 688 савыт «Березовые почки», «На бруньках», «Хлебный» косметика лосьоннары тартып алынган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ тикшеренү үткәрү барышында сатудан алынган продукция үрнәкләренә экспертиза билгеләде. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре косметика лосьоннарының суга кушылган этил спирты булып торуын күрсәтте. Димәк, югарыда санап үтелгән продукция тиешле ГОСТларга туры килми, дигән сүз.
Административ эш материаллары хосусый эшмәкәрне РФ КоАП 14.16 статьясының 1 өлеше һәм 14.43 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында гариза белән бергә Татарстан Республикасы Административ судының карап тикшерүенә тапшырылып, суд, спиртлы продукцияне конфискацияләү нигезендә, 20000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза чарасы билгеләде.
Билгеле бер адәмнәр, эчәсе килү теләген тыя алмыйча, кибеткә барып, аракыдан бер нәрсәсе белән дә аерылмыйдыр, дип, шушы лосьоннарны сатып алу ягын карый. Лосьонга мөкиббән китүчеләр – зарарлы бәйлелек әсирлегендәге бәндәләр ул. Аларны вакытыннан алда үлемнән йолып калуның бердәнбер чарасы – кибетләрдә мондый продукциянең сатылуына юл куймау.