Кортлаган чикләвекләр

2010 елның 19 августы, пәнҗешәмбе
 

Кулану вакыты чыккан бер әрҗә атланмай, кондитер эшләнмәләре, 20 шешә   эчәргә яраксыз минерал су  һәм  битләре ертып алынган “Шикаять һәм тәкъдимнәр китабы”.   Эсперанто урамында урнашкан кибетләрнең берсендә узган чираттагы тикшерү вакытында Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әнә шундый хилафлыкларга тап булды.

   Инспекторлар  әлеге кибеттә беренче тапкыр гына түгел.  Җәй башында шикаять буенча  биредә тикшерү узган иде инде.  Ул чакта  кибет киштәләрендәге ике мең сумлык  товарның  яраклылык вакыты чыгуы ачыкланды. Узган атнада  Эсперанто урамындагы әлеге сату ноктасыннан зарланып  Дәүләт алкоголь инспекциясенә  тагын ике кеше мөрәҗәгать итте.   Аларның берсе  биредән кортлаган кешью чикләвекләре  алып ашау ”бәхетенә” ирешкән, икенчесе  куллану вакыты чыккан сөт продуктларына тап булган.  Иң кызыгы шул:  тикшерүчеләр  кибетнең   “Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабы”нда кулланучылар калдырган  зарларны тапмый.    Күрәсең,  биредә проблеманы хәл итү юлы бик уңайлы – ошамаган язманы ертып кына атасы.  

 Ләкин  моңа карап кына, хилафлыклар юкка чыкмый. Бу юлы тикшерүчеләр 3600сумлык куллану вакыты чыккан товарга тап булды.

  Ачыкланган фактлар тикшерү өчен Роспотребнадзор оешмасына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International