2016 елның 15 апрелендә Аксубай районы Советының утырышлар залында Аксубай районы хакимияте башлыгы К.К.Гыйльманов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н.Зарипова, районның контрольлек итүче хезмәтләре вәкилләре, «Булгарпиво» ААҖ һәм «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ филиалы сәүдә вәкилләре, шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сатучы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2016 елның 1 кварталы йомгаклары буенча алкогольле продукцияне сату;
- Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан барлык 19 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ЕГАИС аша ваклап сату эшен оештыру;
- районның ваклап сату челтәрен Татарстан Республикасында җитештерелгән сыра белән тәэмин итү күләменең кимү сәбәпләре;
- легаль булмаган хәмер продукциясен ачыклау эше йомгаклары;
- Аксубай районы территориясендә сыйфатсыз хәмердән һәм спиртлы продукциядән агулану очраклары;
- эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру.
Моннан тыш «Булгарпиво» ААҖ һәм «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖнең Казандагы филиалы вәкилләре җирле җитештерүчеләрнең продукциясе күргәзмәсен оештырды.