Полиция хезмәткәрләре гаражда 70 литрдан артыграк легаль булмаган хәмергә тап булды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

 Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә яшәүче берәүнең үз гаражында Казахстан Республикасы бренды белән “яшеренгән” 153 шешә «Парламент» аракысын саклау фактын билгеләде. Гражданинның үзе әйтүенчә, продукцияне ул Оренбург өлкәсенең Северный шәһәрендә шешәсен 100 сумнан сатып алган.

Контрафакт билгеләренә ия булган әлеге алкогольле продукциянең акциз маркалары белән маркировкаланмаганлыгы ачыкланган. Нәтиҗәдә тәртип саклаучылар барлыгы 76,5 литрдан артыграк күләмдә ялган аракыны әйләнештән алган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән тамгаланмаган алкогольле продукцияне саклау факты буенча әлеге гражданинга карата административ хокук бозу турында материалны, РФ КоАП  15.12 статьясының 4 өлеше буенча карар кабул итү өчен, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр судына җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International