Тормыш чыганагын бергәләшеп саклыйк!

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Суга ихтыяҗ -  кешенең иң мөһим ихтыяҗларыннан берсе. Бары тик кислород кына аннан мөһимрәк. Чөнки кеше аннан башка гомумән дә яши алмый. Кеше 3 ай чамасы ашамыйча тора алырга мөмкин, ә менә су эчмичә нибары 3-4 көн генә яши. Шуңа күрә суга бик тә сакчыл карашта булырга кирәк. Җир йөзендә эчәргә яраклы су запасының әлләни күп булмавын (гәрчә планетабызның дүрттән өч өлеше су белән капланса да) исәпкә алганда, бигрәк тә.

2015 елның 15 апрелендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, хакимият органнары, экологик хәрәкәтләр, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре катнашында Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы һәм Гомумроссия экологик куркынычтан саклау көне кысаларында “Зеленая волна” экологик фестиваленә багышланган шоу әнә шундый өндәмәдән башланып китте. Әлеге чараның төп максаты – экологияне саклауны, сәламәтлекне пропагандалау, экологиягә зыян китерми торган технологияләр һәм экологик чиста продукция турында мәгълүматлар белән таныштыру.  Юкса күпләребез планетадагы табигый байлыкларны һәркайсыбызга, һәр гаиләдә, һәр йортта сакларга кирәклеге турында уйлап та карамый бит!

Сез үзегез һәм сезнең гаилә әгъзалары суны экономияләү чараларын кулланырга әзерме. Алар билгеле бер кыенлыклар тудыра бит...

Ә сез беләсезме?

- теш чистарту өчен чама белән 1 минут 30 секунд чамасы вакыт китә. Бу вакыт эчендә краннан аккан су 10 литрлы чиләкне тутырачак. Теш чистартканда  стаканга тутырып куелган су белән генә авызны чайкаган очракта нибары 200 миллилитр (0,2 литр) су тотыла. 10 литрны 365 көнгә тапкырласак, елына 3650 литр килеп чыга; ә инде 0,2 литрны 365 көнгә тапкырлаганда елына нибары 73 литр җыела.

- кеше бер көн эчендә куллана: кулларын юу өчен  - 8 литр; теш чистарту өчен –  6-8 литр (кранны япмыйча чистартканда); унитазны юдырып төшерү өчен – 15 литр; душта юыну өчен – минутына 15-20 литр; бер тапкыр кер юу өчен –  130-150 литр.

- суы тамып торган краннан тәүлегенә  24 литр (аена 20 литр) су агып чыга. Шул рәвешле аена  6000 литр су әрәм була.

Чарада «Мусора. Больше. Нет.» экологик хәрәкәте вәкилләре, сораулар биреп, әнә шундый статистика мәгълүматлары китереп үтте.

Әлеге шоуда экологик фикерләүне булдыру, әйләнә-тирә мохитне саклау, климатның үзгәрүе проблемалары кебек экологик темалар күтәрелде.

Моннан тыш ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре фестивальдә катнашучылар өчен “Түгәрәк өстәл” оештырды.  Шуалй итеп, теләгендә булган һәркем белгечләребезгә мөрәҗәгать итеп, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен борчыган сорауларга җаваплар табу мөмкинлегенә иреште. Чарада катнашкан барча халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар өләшенде.

 Сүзебезнең ахырында шуны әйтәсе килә: Җир планетасында һәрбер үсемлек – табигатьнең тиңдәшсез, кабатланмас бүләге. Җир йөзеннән юкка чыккан биологик төрләрнең берсен дә кире кайтарып булмый! Кечкенә генә чәчәкне югалтуның планетабыз, Җирдәге тормышыбызның бер кисәкчеген югалтуга китерүне күзаллавы да куркыныч.

Киләсе буыннар алдында туган табигатебезнең байлыгы өчен, әлбәттә инде без – безнең буын җавап тотарга тиеш. Шулай икән, әйдәгез, табигатьне бергәләшеп саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International