Казан шәһәре мәктәпләрендә укучылар арасында “Кулланучы белемнәренә ия булу – уңышка юл!”дигән бәйге үткәрелә

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

 “Кулланучы белемнәренә ия булу – уңышка юл!” дигән темага үткәреләчәк бәйгенең максаты – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, мәктәп укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарына кагылышлы мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнүгә, кулланучылар буларак, үзләренең хокукларын яклауга карата кызыксынуларын көчәйтү.

 Бәйге Казан шәһәре гомуми белем бирү учреждениеләренең  8-10 сыйныф укучылары арасында үткәрелә.

Бәйгене үткәрү срогы – 2016 елның 20 апреленнән 2016 елның 18 маена кадәр.

Бәйгене оештыручылар - Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе Казан территориаль органы (алга таба - Казан территориаль органы) һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Мәгариф идарәсе (алга таба – Казан шәһәре Мәгариф идарәсе).

Бәйге читтән торып үткәрелә һәм 2 этаптан тора:

I этап 2016 елның 20-30 апрелендә 20 сораудан торган тест биремнәрен үтәү рәвешендә үткәрелә. Тест биременең һәркайсы өчен берничә җавап әзерләнгән. Шулар арасыннан дөресен сайлап алырга кирәк.

I этапны үтү өчен укучылар тест биремнәрен Казан шәһәре Мәгариф идарәсе сайтына кереп ала:

http://www.kazanobr.ru / Конкурсы / Конкурсы для учащихся

яки

http://www.kazanobr.ru/node/5606

 Тестның дөрес җаваплары кызыл төс белән билгеләнеп, тест түбәндәге адрес буенча Казан территориаль органына җибәрелә:

Lyuciya.Farahova@tatar.ru.

Исегезгә төшерәбез: бәйгенең тест биремнәрен үтәп, җавапларны 2016 елның 30 апреленә кадәр  Lyuciya.Farahova.tatar.ru электрон почтасына җибәргән укучылар, шулай ук http://www.kazanobr.ru / Конкурсы / Конкурсы для учащихся или http://www.kazanobr.ru/node/5606 (1кушымта) урнаштырылган кушымта нигезендә билгеләнгән срокта заявкалар тапшырган укучылар бәйгедә катнашучылар булып санала.

II этап ( бәйгенең I этабы призерлары өчен) -  2016 елның 10 - 15 маенда тормыштан алынган мисалга нигезләнгән ике биремне чишү рәвешендә үткәрелә. Бәйгенең II этабы биремнәрен Казан территориаль органы укучыларның электрон адресларына җибәрә.

Укучылар бирем чишелешләрен электрон рәвештә түбәндәге адреска җибәрә:  Lyuciya.Farahova@tatar.ru.

Күрсәтелгән сроклардан соңрак җибәрелгән биремнәр карап тикшерүгә кабул ителми.

Бәйгегә 2016 елның 18 маена кадәр йомгак ясала.

Бәйге нәтиҗәләре турында мәгълүматлар, бәйгегә йомгак ясалганнан соң 5 көн эчендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында  (www.tatzpp.ru), шулай ук Казан шәһәре мәгариф идарәсе сайтында (www.kazanobr.ru ) пәйда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International