Түбән Камада Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, алкогольле продукциянең лицензиясез сатылу-сатылмавын тикшерү максатында, җәмәгать туклануы предприятиеләренә рейд оештырылды. Тикшерү йомгаклары буенча Түбән Каманың «Turkish Bar» дигән алтакталы барларының берсендә хәмерне лицензиягә ия булмаган килеш кенә сату факты ачыкланды. Биредә 10 атамадагы 11,75 л күләмендә элита хәмере сатудан алынды. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Елена Кубасова ntrtv.ru хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, хосусый эшмәкәргә 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затка исә, продукциясен конфискацияләп, 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Рейд барышында ачыкланган әлеге закон бозу очрагы алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу өчен гариза белән тиз генә арада безгә мөрәҗәгать итүгә этәргеч бирми калмастыр, - дигән фикердә Елена Кубасова.