Гражданнарны видео-кабул итү

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 20 апрелендә Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүчеләр өчен видео-кабул итү үткәрелде. Авылда яшәүчеләрнең сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов җавап бирде. Кабул итү барышында кулланучылар   сорауларны үзләренең туган теле – татар телендә бирү мөмкинлегенә ирешеп, аларга тулы җаваплар ишетте. Сораулар асылда куллану базары өлкәсенә: сатып алынган кесә телефоны, газ котелының сыйфатсыз булып чыгуы, пластик тәрәзәләрнең сыйфатсыз урнаштырылуы, кием-салымның үлчәме яраксыз булып чыгуы кебек мәсьәләләргә кагылышлы булды.

Әлеге чара Тәкәнеш урта мәктәбендә үткәрелде. Чаллы территориаль органы начальнигы, видео-кабул итү мөмкинлеге тудырып, аны оештыруда ярдәм иткән өчен, И.Н. Габдрахманов аша Мамадыш муниципаль районының мәгариф бүлегенә, мәктәп директоры Л.Р.Гайфуллина һәм информатика укытучысы Р.Р.Дияровага рәхмәт белдерә. 
Видео-кабул итү тәмамланганнан соң Чаллы территориаль органы белгечләре авылда яшәүчеләр һәм мәктәп хезмәткәрләре белән дусларча иркенләп аралашырга да җай тапты. Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре очрашуга җыелган барча халыкны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон белән таныштырды, аларның сорауларына җаваплар бирде, шулай ук “Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдә кулланучы хокуклары”, “Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүне кулланучыга”, “Судка ничек итеп дөрес мөрәҗәгать итәргә” дигән буклетлар һәм белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International