Бөгелмәдә контрафакт билгеләренә ия булган хәмер ташу факты билгеләнде.
Контрафакт хәмер продукциясен җитештерү, ташу һәм сатуга каршы көрәш хокук саклау һәм контрольлек органнарының аерым контрольлегендә тотыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәркайсы 0,5әр литрлы 90 шешә спиртлы продукция ташучының юлына аркылы төшкән. Хәмер Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-атның автомобилендә табылган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, спиртлы эчемлек тутырылган шешәләрнең контрафакт булмавы бик шикле. Чөнки машина йөртүче кирәкле документларны күрсәтә алмаган.
Хуҗасыннан тартып алынган продукция Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан экспертизага җибәреләчәк. Экспертиза йомгаклары буенча тиешле карар кабул ителеп, машина йөртүче гамәлдәге закон нигезендә җаваплылыкка тартылачак.