Саклау вакыты чыккан ризык сату проблемасы намусын җуйган сатучыларның ничек тә күбрәк табыш алырга омтылуларына, шулай ук кулланылышка яраксыз продуктларны саткан өчен җаваплылыкның асылда булмавына бәйле.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мәнле бер сатып алучы Әтнә районы Комыргуҗа авылындагы кибет эшенә чиктән тыш канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итте. “Печеньеның кайчан җитештерелгәнлеге, яраклылык срогы турында бернинди дә мәгълүмат юк. Кибет киштәләрендәге чикләвек, йөзем турында да бернинди мәгълүматлар күрсәтелмәгән. Аларның бәя белешмәлекләре дә юк, яраклылык срокларын да белеп булмый”, - дип белдерде кулланучы, һәм, якыннарының чыгышы билгесез булган ризыклар белән туклануларын теләмичә, яраклылык срогы чыккан товарларның барлыгын раслау өчен, әлеге кибеткә тикшерү үткәрүне сорады.
Шулай итеп, кулланучы гаризасы буенча хосусый эшмәкәр Г.А.Зарипованың кибетенә планнан тыш күчмә тикшерү оештырылды.
Сатып алучының моң-зары, чыннан да, урынлы булып чыкты: РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге 34 пунктны санга сукмыйча, целлофан капчыкларга тутырып куелган барлыгы 2967 сумлык үлчәүле продуктларның сатуга чыгарылуы; Сату кагыйдәләрендәге 23,33 пунктларны санга сукмыйча, барлыгы 461 сум 20 тиенлек яраклылык срогы чыккан колбаса ризыкларының сатудан алынмыйча искереп ятуы билгеләнде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт тутырылып, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Арча районы территориаль органына җибәрелде.
Шул рәвешле сатып алучының уяулыгы нәтиҗәсендә саклау вакыты чыккан продукция сатудан алынды. Кибет җитәкчелеге һәм сатучылар белән закон таләпләрен бозуларга юл куймау максатыннан профилактика чарасы үткәрелде. Шулай ук сәүдә кагыйдәләрен үтәүне ныклы контрольлектә тоткан очракта моның ише бозуларга урын калмаячагы искәртелде.