Полиция хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә яшәүче берәүнең гаражында 70 литрдан арыграк күләмдә легаль булмаган хәмер тапты

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

 Казахстан Республикасы җитештерүчесе бренды белән “яшеренгән” барлыгы  153 шешә «Парламент» аракысы табылды. Гараж хуҗасы үзе әйтүенчә, әлеге продукцияне ул Оренбург өлкәсенең Северный шәһәрендә шешәсен 100әр сумнан сатып алган. Контрафакт билгеләренә ия булган алкогольле продукциясе акциз маркалары белән тамлаганмаган. Нәтиҗәдә тәртип саклаучыларга барлыгы 76,5 литр күләмендәге ялган хәмерне  әйләнештән алырга туры килде.

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән тамгаланмаган алкогольле продукцияне саклау факты буенча әлеге гражданинга карата административ хокук бозу турында материалны, РФ КоАП  15.12 статьясының 4 өлеше буенча карар кабул итү өчен, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр судына җибәрде,  - дип аңлатып үтте бу хәлне  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы  Алина Виноградова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International