Контрольлек органнары Лениногорск районының Ивановка авылындагы «Сельский лад» кибетендә «Березовые почки» косметика лосьонын сату фактын билгеләгән. Сатучының эш урынын тикшерү нәтиҗәләре буенча 688 савыт «Березовые почки», «На бруньках», «Хлебный» косметика лосьоннарын сатудан алырга туры килгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ тикшеренү үткәрү нәтиҗәләре буенча сатудан алынган продукция үрнәкләренә экспертиза билгеләде. Экспертиза нәтиҗәләре косметика лосьоннарының су кушылган этил спирты булып торуын күрсәтте. Димәк, югарыда санап үтелгән продукция тиешле ГОСТларга туры килми, дигән сүз.
Административ эш материаллары хосусый эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту турында гариза белән бергә Татарстан Республикасы Арбитраж судына карап тикшерүгә тапшырылды. Суд, спиртлы продукцияне конфискацияләп, 20000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза чарасы билгеләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.