2016 елның 21 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге башлыгы һәм хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук әлеге чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов чыгыш ясап, авыл халкын РФ Дәүләт Думасында гражданнарның тормышын яхшырту буенча үткәрелә торган эш белән таныштырды.
Кабул итү барышында авылда яшәүчеләр төрле мәсьәләләрне хәл кылуда киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте. Гражданнарның күпчелеге кабул итү барышында мөрәҗәгатьләренең асылы буенча аңлатмалар алуга иреште. Сораулар асылда кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы булды: товарда теге яки бу кимчелекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары, сыйфатсыз товарларга таләпләр кую сроклары, сыйфатсыз товарларны башкасына алыштыру, экспертиза үткәрү сроклары, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, башкарылган эштә кимчелекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары һ.б.
Чарада катнашучыларга шулай ук теге яки бу товар сатып алганда товар турында мәгълүматларны тәфсилләп уку, эшләнү-җитештерелү датасын, яраклылык срогын һәм саклау шартларын аерым игътибар үзәгенә алу тәкъдим ителде.
Гражданнарны кабул итүдән соң барча халыкка “кулланучы өчен белешмәлек” һәм кулланучылар өчен чыгарыла торган газетаның яңа саны өләшенде.