ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә N дигән кулланучыдан саклау вакыты чыккан азык-төлек сатуына бәйле рәвештә хосусый эшмәкәр М.Ф.Гыйльмиевнең сәүдә объектына планнан тыш тикшерү үткәрүне сорап язмача гариза керде. 2016 елның 20 апрелендә территориаль орган белгечләре контрольлек чарасы үткәрү өчен әлеге сәүдә объектына (түбәндәге адрес буенча урнашкан: ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т.б.) юл тотты.
Тикшерү барышында, чыннан да, кулланучы шикаятендә күрсәтелгәнчә, яраклылык срогы чыккан товарлар сату факты билгеләнде. РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 24 пунктын санга сукмау ачыкланды. Ягъни тикшерү вакытында кайнатылган сөт, «Актимель» әче сөт ризыгы, «Домашнее» печеньесы, «Фанта», «Sprite» газлы эчемлекләре, «Alpenland» пастеризацияләнгән җиләк-җимеш йогырты, «Alpen Gold» сөтле шоколады кебек ризыкларның саклау вакыты чыкса да, кибет киштәсендә тузан җыеп ятуы билгеләнде. Шул рәвешле бу кибеттә барлыгы 3420 сумлык ризыкның саклау вакыты чыкканлыгы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелеп, материал “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Саба районындагы территориаль органына җибәрелде.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Мондый очракларга тап булганда яки үзегезгә, якыннарыгыз, танышларыгызга карата кулланучылар хокукларын санга сукмау фактларына юлыгылганда, хокукка каршы гамәлләрне кисәтү буенча тиешле чаралар күрү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.