2016 елның 22 апрелендә Алабуга муниципаль районының Танай урта мәктәбе тугызынчы сыйныф укучылары һәм укытучылар өчен “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Чарада укучылар кулланучы һәм сатучы (эш башкаручы, җитештерүче), товарның җитди кимчелеге һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булуы кебек төшенчәләр белән таныштырылды. Балалар куллану төшенчәләреннән торган ребусларны чишеп, уен рәвешендә үзләренең фикерләү сәләтен сынап карау, кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләр роленә кереп, кулланучы белән сатучы (эш башкаручы, җитештерүче) арасында килеп туу ихтималы булган бәхәсле хәлләрдән чыгу юлларын тәкъдим итү мөмкинлеге алды. Шулай итеп, кырык биш минутлык дәрес сизелмичә дә үтеп китте.
Чара ахырында мәктәп укучылары һәм укытучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар урын алган брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде.
Мәктәп укытучылары үткәрелгән чара өчен безгә рәхмәт сүзләре ирештереп, алга таба да хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.