Быел Чаллыда гомумшәһәр өмәсе 23 апрельдә чистарту-җыештыру буенча ике айлык чара кысаларында үткәрелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре дә, гадәттәгечә, язгы җыештыру-чистартудан читтә калмады. Алар үзләре эшли торган бинаның тирә-юнен узган елгы яфраклардан, корыган үлән, чүп-чардан арындырды.
Шулай итеп, шимбә өмәсе ел саен Чаллыда үткәрелеп килә торган ике айлык чистарыну акциясенең төп чараларыннан берсенә әйләнде.