Чаллы шәһәре прокуратурасында координация киңәшмәсе булып узды

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

2016 елның 21 апрелендә шәһәр прокуратурасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре һәм Чаллы шәһәре хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны ачыклау, кисәтү һәм мондый очракларга киртә кую мәсьәләләре буенча координация киңәшмәсе үткәрелде. 

Чарада  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Лилия Раиф кызы Муллина территориаль органның 2015 елда һәм 2016 елның узган чорында Чаллы шәһәре буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре, килеп туган проблемалар һәм аларны хәл кылу юллары турында чыгыш ясады.

Киңәшмә йомгаклары буенча хокук саклау һәм контрольлек органнарының әлеге өлкәдәге хезмәттәшлеген яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар эшләнеп, тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International