19 апрельдә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Актаныш муниципаль районында комплекслы чара уздырды.
1. Район кибетләрендә ( Магнит, Альмига кибетләре) социаль әһәмиятле ризыкларның бәясенә мониторинг үткәрелде – кибетләрдә кулланучылар өчен социаль әһәмиятле барлык товарларның тәкъдим ителүе ачыкланды, бәя арттыру күзәтелмәде.
Шулай ук Актаныш авылы базарында 24 төрдәге ризык бәясенә һәм сыраның тәкъдим ителешенә мониторинг үткәрелде.
2. Иске Кормаш авылында целлофан капчыкларга тутырылган үлчәүле товарларның кулланучы өчен мәгълүматлары, шул исәптән яраклылык срогы турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән килеш сатылуына карата кулланучының язмача шикаяте буенча планнан тыш тикшерү үткәрелде. Шикаятьтә бәян ителгән фактлар, чыннан да, расланды: тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән 3 мең сумнан артыграк товарның сатуга тәкъдим ителгәнлеге расланды.
3. Балга дегустация. Белгечләребез прополис, мумие, бал икмәге, чәер, дүләнә һәм эрбет чикләвекләре кушылган 20 төрдән артыграк бал, юкә һәм кәстәнә (каштан), карабодай һәм чәчәк баллары тәкъдим ителгән ярминкәдә катнашты. Дегустациядән соң бик кызу сәүдә башланды. Ярминкәгә килүчеләрнең һәркайсы сәламәтлеген кайгырту йөзеннән үзенә кирәкле теге яки бу балны табу мөмкинлегенә иреште. Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре ярминкәгә җыелган халыкның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге хокуклары санга сугылмауга бәйле сорауларына квалификацияле җаваплар ирештерде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар өләште.