2016 елның 20 һәм 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында 2016 елның 1 июленнән шәһәр җирлекләрендә урнашкан оешмалар тарафыннан ЕГАИС системасына алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар тапшыра башлау зарурилыгы мәсьәләсе буенча кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашулар булып узды.
«Росалкогольрегулирование» 2016 елның февраленнән ваклап сату оешмаларына яңа системада касса аппаратлары белән эшләү тәртибен җайга салу мөмкинлеген бирде. Чаллының 27 сәүдә объектында алкогольле продукцияне сату тест режимында ЕГАИС системасында теркәлә инде.
Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Тәвис кызы Вафина эшмәкәрләрне кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирде.
Мондый киңәшмәләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы карамагындагы барлык районнарда үткәрелде:
- 19 апрельдә - Әгерҗе шәһәрендә
- 20 апрельдә – Мамадыш шәһәрендә
- 21 апрельдә - Менделеев шәһәрендә
- 22 апрельдә - Алабуга һәм Минзәлә шәһәрләрендә.