Күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы сәнәгате һәм икътисады үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Республиканың бәйсез экспертиза һәм кулланучы базарын күзәтү үзәге” җитәкчесе Казаков Алексей Николаевич Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алексей Николаевич Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясен оешкан көннән алып, 14 ел дәвамында җитәкләде. Бу көннәрдә ул 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.