Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына хосусый эшмәкәрләрдән “Кулланучылар почмагы”н яңадан эшләүне таләп итүләренә канәгатьсезлек белдерелгән мөрәҗәгатьләр керә башлады.
Шәһәребезнең хуҗалык итүче субъектларына телефон аша үзләрен кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте хезмәткәрләре буларак таныштырган билгесез затлар мөрәҗәгать итә. Алар телефоннан сөйләшү барышында тикшерүләр үткәрүнең планлаштырылуын әйтеп, “Кулланучы почмагы”н яңадан эшләүне, моның өчен китап-брошюралар сатып алуны таләп итә. 2400 сумлык һәм аннан да кыйммәтрәк китаплар җыелмасын сатып алмаган очракта зур гына күләмдә штраф билгеләнәчәге белән куркыта икән. Эшмәкәрләрнең күбесенә 8-900-001-87-02 телефоны аша Елена Владимировна дигән адәм мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эшмәкәрләрнең барысын да уяу булырга, мошенниклар “кармагы”на эләкмәскә өнди.
Шуны белеп торыгыз: башкарма хакимият органнары акча җыймый һәм түләүле хезмәтләр күрсәтүне тәкъдим итми. Теге яки бу киңәш-табыш алырга кирәк булганда, түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26. “Кайнар линия” телефоны - 8 (8553) 22-21-44.
Безнең белешмә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә:
- сатучы фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә ия булырга тиеш, таләп иткән очракта, сатып алучыга бу кенәгә шундук бирелә (Сату кагыйдәләренең 8 п.);
- сату кагыйдәләре сатучы тарафыннан сатып алучылар игътибарына, әллә кайдан ук күренеп торырлык итеп, җиңел генә формада җиткерелә (Сату кагыйдәләренең 9 п.);
- сатып алучы игътибарына сатучы үз оешмасының фирма атамасын (атамасын), аның урнашу урынын (юридик адресы) һәм эш режимын, бу мәгълүматларны оешманың алтактасында урнаштыру юлы белән, җиткерергә тиеш (Сату кагыйдәләренең 10 п.).
Сатучы – хосусый эшмәкәр сатып алучыны дәүләт теркәвенә алыну турында мәгълүмат белән һәм үзен теркәүгә алган орган атамасы белән таныштырырга тиеш.
Эшчәнлеге лицензияләнергә тиеш булган очракта, сатучы лицензиясенең номеры һәм гамәлдә булу срогы, шулай ук аны биргән орган турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш.
Әлеге мәгълүматлар сатып алучыга танышу өчен уңайлы булган урыннарга урнаштырыла.