2016 елның 1 кварталында сатып алынган алкогольле продукция турында мәгълүматларны ЕГАИС системасында теркәү турында

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

 Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округындагы төбәкара идарәсе (алга таба – Идарә) Идел буе федераль округында алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләүче Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына түбәндәгеләрне хәбәр итә.

“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасының эшләве турында” 29.12.2015  ел, №1459 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмалар өчен 2016 елның 1 кварталында сатып алынган алкогольле продукция турында мәгълүматларны ЕГАИС системасында теркәүне 2016 елның 20 апреленә кадәр хәл итү мөмкинлеге билгеләнде.

Декларациядә чагылдырылган мәгълүматларны һәм ЕГАИСта теркәлгән мәгълүматларны анализлау барышында ваклап сату оешмалары тарафыннан 2016 елның 1 кварталында сатып алынган алкогольле продукция турында мәгълүматларны ЕГАИС системасында теркәү мәсьәләсе аерым игътибар үзәгенә алыначак.

      2016 елның 1 кварталында сатып алынган алкогольле продукция турында мәгълүматларны 2016 елның 20 апреленә кадәр ЕГАИС системасында теркәмәү факты ачыкланган очракта оешмалар түбәндәге статьялар буенча административ җаваплылыкка тартылачак:

    •  РФ КоАП  14.17 статьясының 1 өлеше буенча -  150 мең сумга кадәр штраф һәм продукцияне, җиһазларны, транспорт чараларын һәм алкогольле продукция әйләнеше өчен кулланылган башка әйберләрне конфискацияләү;
•   РФ КоАП  14.19 статьясы буенча -  200 мең сумга кадәр штраф.

Моннан тыш әлеге закон бозулар өчен ваклап сатуга бирелгән лицензияләрне суд тәртибендә юкка чыгару процедуралары тәкъдим ителәчәк.

    Оешмалар, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясенең гамәлдә булуының туктатылуы яки предприятиенең үз эшчәнлеген туктатуы нигезендә генә, 2016 елның 1 кварталында сатып алынган алкогольле продукция турында мәгълүматларны ЕГАИС системасында чагылдырмаган өчен җаваплылыктан азат ителми.

      Өстәмә рәвештә шуны да хәбәр итәбез: “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешма, алга таба ваклап сату максатыннан чыгып, сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы сатып алуны хәл итүче хосусый эшмәкәр турында, алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сатуга рөхсәт һәм товарны озату документлары, шулай ук мәгълүматны теркәү турында раслама  һәм әлеге мәгълүмат системасында мәгълүматны теркәүдән баш тарту турында уведомлениеләр формалары һәм аларны тапшыру сроклары турында мәгълүматларны теркәү турында электрон рәвештә заявкалар формаларын һәм аларны тапшыру срокларын раслау хакында” 31.03.2016 №77 Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт боерыгы, дәүләт теркәвенә алу һәм рәсми төстә бастырып чыгару өчен, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына җибәрелде.

  Идарә  шуны да игътибарыгызга җиткерә: ведомствоның call-үзәгенә төшә торган нагрузканы киметү максатыннан чыгып, ваклап сату оешмаларының ярдәм итү хезмәтенә мөрәҗәгатьләрен Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт порталында (https://service.fsrar.ru) урнаштырылган Шәхси кабинетның “Ярдәм итү линиясе” бүлеге аша җибәрү киңәш ителә.

Техник ярдәм фәкать ЕГАИС порталында (http://egais.ru/connect) басылып чыккан таләпләргә туры килгән программалар буенча гына күрсәтелә. Техник ярдәм хезмәте ЕГАИС программаларыннан файдаланудагы ихтимал хаталарга һәм үзенчәлекләргә бәйле сорауларга җавап бирә.

   Мөрәҗәгать итү өчен:     

  • «КПП» полясын тутырырга (хосусый эшмәкәрләргә таләп ителми)

  • мөрәҗәгатьнең категориясен сайлап алырга;

  • Запросның темасын күрсәтергә һәм килеп туган проблеманы тәфсилләп тасвирларга;

  • Проблема программадагы хатага бәйле булган очракта, хатаның скриншотын кушып бирергә кирәк.

Мөрәҗәгатьнең һәркайсына теркәү номеры бирелә, шуның буенча заявканы үтәү процессын күзәтеп барырга мөмкин (шәхси кабинет аша яки электрон почта аша хәбәр).

 

    Техник ярдәм компетенциясенә керми торган мәсьәләләр категорияләре:   

  1. Законнар, норматив база, аларны куллану практикасы;

  2. Методологик мәсьәләләр;

  3. Предприятиеләрнең IТ инфраструктурасы һәм мәгълүмат системаларының эшләвенә кагылышлы мәсьәләләр.

22.11.1995  ел, №171-ФЗ Федераль закон нигезендә, шәһәр җирлекләрендә урнашкан алкогольле продукцияне ваклап сату оешмалары 2016 елның 1 июленнән алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматларны ЕГАИСка тапшыра башларга тиеш.

     Идарә шуңа да игътибарыгызны җәлеп итә: хәзер продукцияне сатып алу фактын раслау оешмаларда калдыклар формалаштыра, алар, ЕГАИСта мәгълүматлар булмаган очракта, ваклап сатканда гамәлдән сызып ташланмый.

         «Росалкогольрегулирование», ваклап сату оешмаларында хәмер күләмнәренең учетын дөрес итеп алып бару максатыннан чыгып, ваклап сату предприятиеләрендә продукциянең агымдагы калдыкларын контрольлектә тотуны планлаштыра. Шул рәвешле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар тапшыру ягыннан ЕГАИС системасына алдан ук тоташып кую хәмер базарында катнашучыларга продукциянең агымдагы калдыклары исәбен дөресләү мөмкинлеге биреп, калдыкларның исәбен дөрес итеп формалаштыру өчен сканирлау таләп ителә торган продукция күләмен киметәчәк.

    Ваклап сату оешмалары өчен продукция калдыклары исәбен алып бару методологиясе  ЕГАИСта түбәндәге адрес буенча урнаштырылган:  http://fsrar.ru/files/retail stock2.pdf.

      Идарә, алкогольле продукциянең әйләнеше турында мәгълүматларны ЕГАИС системасында вакытында теркәүне хәл кылу максатыннан чыгып, югарыда бәян итеп үтелгәннәрне ваклап сату оешмалары игътибарына җиткерү зарурилыгы турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International