Зеленодол территориаль органы хәбәр итә

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

 2016 елның 26 апрелендә территориаль органы хезмәткәрләре Айшә урта мәктәбе капкасыннан 30 метрдан кимрәк ераклыкта (бу Айшә авыл җирлеге башкарма комитеты карарында билгеләнгән карарларга каршы килә)  алкогольле продукция сату фактын билгеләде. Эшмәкәр РФ КоАП  14.16 статьясының 3 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә тутыру өчен чакыртып алынды.

 2016 елның 22 апрелендә территориаль орган хезмәткәрләре полиция хезмәткәре белән берлектә Кайбыч районы Федоровское авылында яшәүче бер ханымның ялганлап җитештерү билгеләре ап-ачык күренеп торган федераль махсус маркалы ике шешә «Белая Береза» аракысын шешәсе  250шәр сумнан сату фактын билгеләде. РФ КоАП  14.1 статьясының 2 өлешендә һәм РФ КоАП  15.12 статьясының 4 өлешендә күздә тотылган хокук бозу билгеләре буенча административ эш кузгатылды. Хәмер продукциясе үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International