Артыгын саткан, имеш

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

 2016 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән шәхси йортта легаль булмаган хәмер продукциясе әйләнеше буенча тикшерү материалы алынды.

Эш материалларына караганда, полиция хезмәткәрләре Чистайда яшәүче  бер ир-аттан ике тапкыр спиртлы сыекча “сатып алган”. Контроль “сатып алулар” барышында Казахстан Республикасында җитештерелгән 4 шешә «Кристалл» аракысы хуҗасыннан алынган. Соңгы тапкыр сатканнан соң гражданин үз ихтыяры белән 30 шешә «Андреевская», 20 шешә «Парламент» һәм 12 шешә «Кристалл» аракысын чыгарып биргән. Нәтиҗәдә Казахстан Республикасында җитештерелеп, легаль булмаган әйләнештә йөртелгән 33 литр хәмер продукциясе хуҗасыннан тартып алынган. Хәчтерүш сатучы аңлатмасында хәмерне үз ихтыяҗлары өчен таныш булмаган бер ир-аттан сатып алганлыгын, бик сирәк очракларда гына үзеннән артып калган хәмернең шешәсен 150 сумнан сатканлыгын бәян иткән.

Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне легаль булмаган әйләнештә йөртү факты буенча административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International