“Фанфурик”ларга каршы бергәләшеп көрәшәбез

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

 2016 елның 26 апрелендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә «Продукты» кибетендә 100әр мл сышлыклы пыяла савытларда «Антисептический»  косметика лосьонын сату фактын ачыклады. Нәтиҗәдә 165 савыт спиртлы сыекча сатудан алынды.

Хәзерге вакытта әлеге спиртлы продукциянең хосусый эшмәкәр тарафыннан кайдан сатып алынганлыгын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Полиция һәм территориаль орган хезмәткәрләре алга таба да әлеге продукцияне сатуга киртә кую максатыннан чаралар үткәрүне дәвам иттерәчәк.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! “Фанфурик” сатучыларга юлыксагыз, бу хакта   түбәндәге телефон аша хәбәр җиткерүегезне сорыйбыз:

- 8 (8553) 22-21-44 – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының “Кайнар линия”се.

 Шул ук вакытта шуны да искә төшереп үтәбез: ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итүчеләр, актив гражданлык позициясе күрсәтүдән һәм кешеләребезнең сәламәтлегенә җитди зыян ясый торган легаль булмаган хәмернең таралуына каршы төшүдән тыш, расланылган һәрбер факт өчен матди яктан бүләкләнәчәк тә әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International