РАР алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмалар өчен хәбәр итә

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”  29.06.2015 ел, N 182-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2016 елның 1 июленнән шәһәр җирлекләрендә урнашкан ваклап сату оешмалары өчен ЕГАИС системасына алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар тапшыру зарурилыгы билгеләнде.

Хәмер сатуны ЕГАИС системасында теркәү продукциягә ябыштырылган федераль махсус маркадагы яки акциз маркасындагы һәр штрих-кодны сканирлау юлы белән хәл ителә.

Хәзерге вакытта “Росалкогольрегулирование”гә ваклап сату оешмаларыннан үзләренең продукция калдыклары арасында штрих-кодларын “укуы” авыр булган продукциянең булуы турында запрослар алына.
Хәзерге вакытта Хезмәт, әлеге продукцияне сату мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан чыгып, ЕГАИС системасында өстәмә электрон заявкалар эшли. Шулар кысаларында ваклап сату оешмаларына продукцияне теркәү өчен кирәкле мәгълүматлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International