Алкогольле продукцияне маркировкалау өчен акциз маркаларына карата таләпләр аныкланды

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

"Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  27 июль, 2012 ел, N 775 карарына үзгәрешләр кертү турында”  20.04.2016 ел, N 331 РФ Хөкүмәте карары дөнья күрде.

Анда, аерым алганда, акциз маркаларына ирислы 2 күчеш белән гильошир нераппорт фон челтәрләре салынырга тиешлеге, аларның деметаллизация һәм төсе үзгәреп торган эффект белән, кайнар ысул белән төшерелгән барельефлы, голографик алюминий фольгадан, ялганлап җитештерүдән саклану өчен машина “укый” алырлык элементлардан, фосфоресценция һәм махсус үзенчәлекләргә ия булган элементлардан торырга тиешлеге билгеләнгән.

Акциз маркаларының кире ягына (җилем катламы астына) күзгә күренеп торган сурәтләр һәм ультрафиолет нурланыш астында яктырып күренә торган төссез текст урнаштырыла. Акциз маркалары өчен 90 x 26 миллиметр үлчәмендәге кәгазьгә даими булмаган “тәрәзә” һәм төсе үзгәреп торган эффект белән саклагыч җеп урнаштырыла. Алкогольле продукцияне маркировкалау өчен акциз маркаларының бәясе 1000 данәсе өчен 1600 дән 1700 сумга җитәчәк.  Моннан тыш, “Алкогольле продукцияне маркировкалау өчен акциз маркалары турында” 27.07.2012 ел, N 775 РФ Хөкүмәте карары белән расланган Алкогольле продукцияне маркировкалау өчен  акциз маркалары үрнәкләренә карата таләпләр (бу карар үз көченә кергәнче гамәлдә булган) нигезендә эшләнгән акциз маркалары белән тамгаланган алкогольле продукцияне  РФгә кертү (импорт) һәм РФдә сату рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International