“Фанфурик”лар: берәүләргә – табыш, икенче берәүләргә – үлем

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

 “Ике төрле максаттагы” спиртлы сыекчалар, ягъни “фанфурик”лар сату мәсьәләсе Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкны көннән-көн күбрәк борчуга сала. Эчкечеләрнең «Антисептический» косметика лосьонын чөмереп, агуланып үлү яки инвалид калу очраклары ешайды.

Эшмәкәрләргә әлеге мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, мондый сыекча белән сәүдә итүне туктатырга тәкъдим ителде. Әмма аларның кайберләре эчү өчен билгеләнмәгән косметика средстволарын хәмергә бәйлелектән интегүче кешеләргә сату хисабына табыш алуларын дәвам итә.

2016 елның 27 апрелендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт районының Тайсуган авылында урнашкан «Ай» кибетендә «Антисептический» косметика лосьоны сату фактын билгеләде. Биредә барлык продукция сатудан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International